“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тантанада республиканың иң уңышлы эшләүче мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков тәбрикләде. Укытучыларга зур хөрмәт күрсәтелде, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар бу көнне Казан опера һәм балет театрында спектакль дә карадылар.