Иң зурысы су өчен түләмәүчеләрнең бурычы, ул бүгенге көнгә 150 мең сумнан артып киткән инде. Шулай ук үзара йөкләнгән салым бурычлары да аз түгел – 1,2 миллион сумнан артык. Бу сумманың 964 мең сумы Базарлы Матак җирлегендә яшәүчеләр өлеше. Ә бит, әгәр вакытында җыеп алынса, әлеге суммага Татарстан 1 гә 4 исәбеннән акча өстәр иде. Килеп чыккан суммага тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча күпме эш эшләп булыр иде.