Әлки районында “Җәяүлеләр кичүе” профилактика акциясе үткәрелә

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Республикада җәяүлеләрнең юл һәлакәтләрендә зыян күрү очракларының күп булуы  зур борчу уята, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әйтик, быелның тугыз аенда транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерүенең 1233 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 78 кешенең гомере өзелгән, 1194 җәяүле җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, безнең районда быел җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Әмма профилактика эшен даими алып бару бик мөһим. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, “Җәяүлеләр кичүе” акциясе барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль юлларында җәяүлеләргә өстенлек бирү кагыйдәсенең үтәлүенә аеруча игътибар итәләр. Билгеле, җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр. Шулай ук җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның, җәмәгать транспорты тукталышларының тиешле хәлдә тотылуына контроль көчәйтелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International