Әлки районында мәдрәсә төзелешенә “Сөләйман мәчете” хәйрия фонды 50 мең сум акча бирде

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Аны фонд җитәкчесе Йосыф Зарипов тапшырды. Берничә ел элек Базарлы Матакта “Сөләйман мәчете” кору өчен хәйрия фонды булдырылган иде. Анда байтак кеше үз өлешен кертте. Районның ул чактагы имам-мөхтәсибе Ислам ага Шәйхетдинов та фондны тулыландыруга зур ярдәм күрсәтте. Шул рәвешле  фондта 100 мең сум акча тупланган булган. Моның яртысын мәдрәсә төзелешенә юнәлтергә карар иткәннәр. Әлеге төзелеш белән җитәкчелек итүче  Фаик Борһанов әйтүенчә, бу саллы ярдәм мәдрәсәгә газ тоташтыру чыгымнарына тотылачак. Районыбызда беренче дини уку йорты бинасының эчке төзелеш эшләре байтак әле. Әлеге изге эшкә ярдәм итүчеләр күбрәк булса, төзелеш тизрәк барыр иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International