Россия хөкүмәте 2017 елда сәламәтлек саклауга чыгымнарны 33 процентка киметергә карар кылды. Бу финанс министрлыгы бәян иткән бюджет турындагы закон проектында күренә. “Сәламәтлек саклау” статьясы буенча ассигнованиеләрнең гомуми күләме киләсе елда 362 млрд. сум тәшкил итәчәк. Ә быел ул 544 млрд. сум иде. Стационар медицина ярдәменә дәүләт чыгымнары 39 процентка, абулатор ярдәмгә чыгымнар 1,7 мәртәбә кимиячәк. “Санитар-эпидемиология иминлеге” статьясы буенча чыгымнарны 16 процентка киметү күздә тотыла, дип хәбәр итә finanz.ru.