Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Диктант өчен берәр татар авторының әдәби әсәре кулланылачак. Казанда КФУ да Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (Татарстан ур., 2й; 3 кат, актлар залы) диктантны Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин яздырачак.