Быел да өч гаилә 9 баланы тәрбиягә алган. Аларның берсе берьюлы 4 балага күңел җылысы бүләк иткән. Тагын дүрт гаилә опекага балалар алу теләге белән чиратта тора. Мондый гаиләләр Чистай шәһәрендә махсус курс үтәләр. Балаларны опекунлыкка алучылар да бар. Шундый өч гаиләдә сабыйлар кайгырту, яклау тапканнар.