Әлки районы: бюджет оешмалары электр һәм газ куллануны ни өчен артырганнар?

2016 елның 14 октябре, җомга

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда электр энергиясе чыгымнары 7289 мен сумга арткан. Ә менә газ ягулыгын 55100 кубометрга кимрәк кулланганнар. Бу саннар район башкарма комитетының бюджет оешмалары җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары катнашында үткән утырышында китерелде. Электр һәм газны экономияли алмаган, киресенчә күбрәк кулланган оешмалар җитәкчеләре белән моның ни өчен шулай килеп чыгуын ачыкларга тырыштылар. Алга таба энергия чыганакларын сакчыл тотуга игътибарны арттырырга, төгәл хисап алып барырга кирәклегенә басым ясалды утырышта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International