Әлки районында гриппка каршы гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакцина белән прививка ясыйлар

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Район үзәк хастханәсендә гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакциналар белән прививка ясыйлар. Әлегә күрсәткечләр бик түбән, район буенча 28 проценттан аз гына күбрәк. 1580 укучының 480 е, 60 яшьтән олырак 2460 кешенең 812 се генә прививка ясаткан. Хәтта укытучыларның да шактые әлегә гриппка каршы саклану чарасы күрмәгән. Халык белән контактта торып эшләүче һөнәр ияләре дә прививка ясату турында уйламаган. Бусы әле бушлай вакциналауга кагыла, түләүлене әйткән дә юк. Ә бит прививка нәтиҗәсендә гриппка каршы тотрыклы иммунитет барлыкка килсен өчен 2-3 ай вакыт кирәк икән. Шуңа күрә табиблар прививканы 1 ноябрьгә чаклы ясатып өлгерергә чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International