Әлки районыннан бүген алты егет Оренбургтагы “үз” частебезгә хәрби хезмәткә китте

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Район хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында аларны каршы алып, тиешле документларга кул куйдырган арада егетләр белән сөйләшеп алдык. Алар инде барысы да махсус урта я югары уку йортын тәмамлап, һөнәрле булырга өлгергән. Иске Салманнан Альфинад Нургалиев Казан энергетик техникумын бетереп, район электр челтәрләрендә эшли башлаган. Каргадан Рәмзис Гайнетдинов белән Айнур Вәлиев Казан автотранспорт техникумында укып чыканнар. Түбән Әлки егете Раил Гайфуллин белеме буенча юрист, ә аның авылдашы Марат Хәйруллин аграр университет тәмамлаган югары белемле агроном. Базарлы Матактан Дмитрий Леонтьев та махсус белемгә ия.

–Күрәсезме, нинди әйбәт егетләребезне озатабыз Россия Кораллы Көчләренә. Һәркайсы үзе теләп, сорап бара армиягә,–ди чакыру пункты хезмәткәре Рамилә Шәмәрданова, үзе тиздән яшь солдатларга тапшырылачак хәрби билетларны барлый.

Беренче төркемнең тулысы белән оОренбург өлкәсендә хезмәт итәчәге инде билгеле, егетләрнең бишесе район шефлыкка алган частькә җибәрелә, берсе башка частәкә  китә. Көзге чакырылыш частькә барып җитүгә, үткән ел армиягә киткәннәр кайтырга чыгачак, аларны әти әниләре көтә дә инде.

–Улыбыз өчен бераз борчылсак та (бигрәк тә әнисе), күңелебез тыныч. Үстердек, укыттык. Холкы әйбәт аның, дуслары күп. Армиядә дә сынатмасына ышанабыз,– ди Фердинад Нургалиев, үзеннән бер баш озын улы Альфинадка яратып карап.

…Менә хәрби комиссариат йортына тәрәзәләре караңгылатылган автобус килеп керде. Анда инде күрше Спас районыннан призывниклар утыра булып чыкты – егетләребез республика хәрби комиссариатына чаклы бергә барачак. Ә алга таба, 1 декабрьдән, ике районга бер комиссариат калып, спаслылар Әлки районы компетенциясенә күчә икән.

Егетләрне шушы автобус янында ук район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев котлап, хәерле юл, намуслы хезмәт итүләрен теләде һәм һәрберсенә район символикасы төшерелгән кул сәгатьләре бүләк итте. Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев бу котлауларга кушылып, тиздән гимнастерка киясе яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде. Аннары әти-әниләре, дуслары, сөйгән ярлары белән хушлашып, егетләр автобус эченә үттеләр. Алар кузгалып китүгә, Виктор Лаврентьев әти-әниләрне җыеп, теләкләре булса уллары белән әле Казанда да очраша алачакларын әйтеп сөендерде.

Үз частьләренә безнекеләр 24 октябрьдә генә китәчәк икән бит. Шулай итеп көзге чакырылыш буенча армиягә беренче төркем яшьләребезне озатып җибәрдек. Гадәттәгедән иртәрәк киттеләр быел… Димәк, иртәрәк кайтып та җитәрләр, исән-имин генә булсыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International