Олимпиада 10-11 нче сыйныфларда укучылар һәм студентлар өчен үткәрелде. Һәм безнең 3 укучыбыз – Ләйсән Гарипова, Алмаз Вәлиев, Елена Игнатьева олимпиада призерлары булдылар. Алар Базарлы Матак мәктәбендә укыйлар. Остазлары Ләйсән Хәсәнова – рус теле, Вилә Хафизова һәм Рәзилә Хатыйпова татар теле укытучылары.