Әлки районында кыр эшләре әле дәвам итә

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Көнбагыш урагы ахырына якынлаша: 15 мең гектардан артыграк мәйданнар тулысынча диярлек бушап калды. Гомуми уңыш 16720 тоннага җитте, һәр гектардан уртача 11,3 центнер көнбагыш алына. Һава торышы әйбәт булса, алдагы берничә көндә көнбагышны җыеп бетерәчәк механизаторларыбыз.

Әмма эш моның белән дә бетми әле: уңышы җыелган басуларга тракторлар ашыга, чөнки аларны көздән сукалап калдырырга өлгерәсе бар бит. Шулай ук терлек азыгы хәзерләү дә төгәлләнмәгән. Дөрес, район хуҗалыкларында асралучы һәр шартлы баш терлек кыш чыгарга җитәрлек 23,1 центнер азык берәмлеге белән тәэмин ителгән. Шулай да силос салу дәвам итә.  Терлекчелек өчен “куркынычсызлык мендәрене” калын, ягъни азык запасының мул булуы бик мөһим бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International