Штанганы яткан килеш күтәреп, аның белән чүгәләп, ул 475 килограммлы нәтиҗә күрсәткән. Октябрь ахырында якташыбыз Казахстанның Актүбә шәһәренә җыена. Ул анда гирь спорты буенча дөнья чемпионатында катнашачак. Татарстан өчен берүзе чыгыш ясаячак Газинур. Җиңү юлдаш булсын аңа.