Коммуналь хезмәтләргә түләү артачак

2016 елның 21 октябре, җомга

2017 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 6,1 процентка артачак. Бәяләр  1 июльдән үсә башлар көтелә. 2018 елда бу күрсәткеч 5,6 процентка, 2019 елда 5,2 процентка җитәр дип фаразлана. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада 2017 елда стипендияләр артуы да көтелә. 1 сентябрьдән студентлар стипендияне күбрәк  ала башлаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International