Мәдрәсә бинасын газлаштыру башланды инде. Әмма бу зур эшне ахырынача башкару өчен акча җитеп бетми иде. Альберт Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иткәч, ул берсүзсез кирәкле сумманы күчереп тә куйды. Димәк, якын көннәрдә мәдрәсә бинасына җылы киләчәк. Анда эчке төзелеш эшләре әле төгәлләнмәгән булса да, өске каттагы бер бүлмә әзер инде. Шәүкәт мәчетенә дин сабагына йөрүчеләр хәзер яңа бинада укый алачак дигән сүз.
Бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар райондашлар өчен бик күп игелекле гамәлләр кылалар. Бу күркәм эшләре өчен дә рәхмәт әйтеп, мәчет картлары аларның исәнлегенә дога кылдылар.