Соңгы вакытта базарда халыкта “кытай балы” дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. Лабораториядә тикшергәннән соң, бу сыекчада бары пальма мае һәм желатин барлыгы ачыкланган. “Кура җиләге”, “ылыслы” дип аталган һәм башкаларын безнең район умартачылары Чаллының Сарман трактындагы ярминкәдә дә күреп, шаккатып кайткан. Бәясе дә очсызрак, ди. Димәк, бал сайлап алырга җыенган очракта бик игътибарлы булырга һәм белемнәр белән үзебезгә “коралланырга “ кала. Шулй итеп, чын балны ясалма яки нәрсәдер кушылганыннан ничек аерырга?