Мәгълүм булганча, “Ана капиталы” программасы 2007 елда гамәлгә керде. Дәүләттән матди ярдәмне гаиләдә икенче яки аннан соң туган (уллыкка алган) балаларга бирәләр. Башта “капитал”ның күләме 250 мең сум тәшкил итте. 2016 елга кадәр әлеге акчаны, инфляция үсешен исәпкә алып, ел саен индексацияләделәр. Бүген ул 453 мең сум тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, Пенсия фондының район идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда 2007 елдан бүгенгә кадәр ана капиталын 1192 гаилә алган. Шул исәптән быел 93 гаилә әлеге саллы ярдәмгә ия булган.