Әлки районының Үргәгар авылыннан Гаваз Закиров “Балкыш” фестивале җиңүчесе булды

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Пенсионерлар арасында үткәрелүче “Балкыш” бәйгесенең район һәм зона турларында районыбызның бик күп талантлы өлкәннәре катнашты. Аларның чыгышлары жюри тарафыннан әйбәт бәя алды. Ә менә Гаваз Закиров республика фестивале дипломанты исеменә лаек булды. Бүләкләү өчен аны бәйгенең Казанда узган йомгаклау турына чакырдылар. Райондашыбыз Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә “Әниемә хат” җырын башкарып, йөзләгән тамашачыларының көчле алкышларына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International