Районыбызда бер төркем тарихчы галимнәр эшләве хакында язган идек инде. Алар бүген нигездә район үзәге Базарлы Матакның кайчан барлыкка килүен һәм тарихын өйрәнү белән мәшгульләр. Район авыллары тарихы хакында мәгълүматлар туплангач, аларны энциклопедия итеп чыгару хакында сүз бара. Экциклопедиядә шулай ук районыбызның күренекле, мәшһүр кешеләре хакында да язмалар урын алачак. Бу эшне башлап җибәрүче тарихчылар һәм район музее хезмәткәрләре барлык әлкилеләргә районыбыз турындагы бу күләмле басманы әзерләүдә катнашырга чакырып мөрәҗәгать итәләр. Төрле елларда районыбыз үсешенә зур өлеш керткән авылдашларыгыз турында язып, фотолары белән бергә район музеена бирсәгез иде. Әлеге олы эштә барыбыз да катнашсак, исемнәре китапка керүгә лаек райондашларыбызның берсе дә онытылып калмас иде.