Әлки районы газетасына матбугатка язылу декадасында - 1109, ә җәмгысе 2554 кеше подписка рәсмиләштергән

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Декада барышында “Татмедиа”  акционерлык җәмгыятенә караган күп кенә мәгълүмат чараларына киләсе яртыеллык өчен арзанрак бәяләрдән язылырга була иде. Шул исәптән “Әлки хәбәрләре”нә дә. Ункөнлек дәвамында әлкилеләр 2666 данә  газета-журналга язылган. Шуның 1109 ы – район газетасы. Ә язылу кампаниясе башыннан “Әлки хәбәрләре”нә 2554 язылырга өлгергән. Бигрәк тә Иске Камка, Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Түбән Кәчи почта бүлекчәләрендә район газетасына язылу актив бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International