Күпләр инде шунда ук салымнарын каплап та куйдылар. Быел әлеге салымнарны түләү өчен шактый аз вакыт бирелә. Квитанцияләр күптән түгел генә өләшенсә дә, бу эшне 1 декабрьгә чаклы башкарырга кирәк.
Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, дип юкка гына әйтмиләр. Мондый бурычларыңны вакытында капламасаң, пеня да өстәлеп, тагын да зуррак акча чыгарырга туры килүе бар. Салымнарны электрон юл белән күчерү дә бик отышлы. Шулай ук банклар, почта бүлекләре аша да бурычыңны капларга мөмкин.