Әлки районының Иске Камка авылында өмә үткәреп зиратны чистарттылар

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

“Бездә халык мондый эшләрдә бик актив,–ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.– Бу өмәдә 35 кеше катнашты. Нигездә үзебезнең авыл халкы, читтән дә берничә авылдашыбыз килгән иде”. Зиратны күпләп үсеп киткән яшь агачлардан чистартканнар. Шулай ук картаеп юанайган, кайсы инде корый башлаган 35 төп агачны кран ярдәмендә кисеп алганнар. Авып башка каберләргә зыян куркынычы булган шундый тагын 30лап агач бар икән әле. Иртәдән өйләгә кадәр байтак эш башкарып, өмәдә катнашучылар киләсә шимбәдә тагын җыелышырга  булганнар. “Зиратны тулысынча чистарту-җыештыру өчен быел тагын 4-5 мәртәбә өмә үткәрергә кирәк әле”,–ди авыл җирлеге башлыгы. Шулай итеп, биредә авылдашларын иртәгә дә зиратка өмәгә чакыралар. Мәңгелек йортыбызны чистартыйк, тәртипкә китерик, диләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International