Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең салым бурычлары 660 мең сум

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бурычның 125 мең сумын почта аша түләгән халык, тагын бер өлеше интернет аша капланган. Иң күп салымны транспорт чаралары булган кешеләр түләргә тиеш, аларның гомуми бурычы 440 мең сум тәшкил итә. Биредәге җирлекне арендага алган инвесторның (“Хузангай” җәмгыяте)  салымнар буенча булган 96 мең сумлык бурычының да 20 мең сумы гына түләнгән әле.

Җирлек советы хезмәткәрләре һәм депутатлары, йорттан-йортка кереп, аңлату эшләре алып баралар. Салым түләү өчен быел вакыт аз бирелә: 1 декабрьгә кадәр моны эшләп өлгерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International