Югары Колчурино җирлегендә балалар өчен уен мәйданчыгы төзиләр

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Мәйданчыкны һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы паркта ясарга планлаштыралар. Биредә инде багана башларына лампалар да, эскәмияләр дә куелган. Уен җайланмаларын кышка кадәр бастырып өлгерергә уйлыйлар, чөнки кышын балаларга уйнар өчен почмак булдырырга өметләнәләр.

Моңарчы Түбән һәм Югары Колчуринодан мәктәпкә баручы укучыларның  ата-аналары балаларның җәяү йөрүләренә борчыла иделәр. Быел мәсьәлә хәл ителгән: Чуаш Борнаеннан иртә-кичен икешәр рейс ясаучы автобус балаларны мәктәпкә илтә һәм кайтарып куя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International