Әлки районының яшь каратэчылары Ульяновск өлкәсе һәм Түбән Кама шәһәре беренчелеге ярышларында призлы урыннар яуладылар

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Безнең үсмерләр көндәшләреннән өстен булуларын беренче очрашуларда ук күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Алмаз Шәйхетдинов һәм Булат Борһанов – беренче, Данил Шәйхетдинов икенче урыннарны яуладылар. Ә Данил  Гыйматдинов иң кыска чыгыш ясаучы буларак (әлеге алыш өч секунд дәвам итә) махсус бүләккә ия була.

Ульяновск өлкәсе беренчелегендә дә безнең кекусинкай-каратэ осталары үзләрен таныттылар. Андрей Зиньков кул астында шөгыльләнүче Алмаз Шәйхетдинов үз үлчәмендә чемпион булды. Моннан тыш, яшь спортчыларыбызның дүртесе – икенче, ә өчесе өченче призлы урыннарны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International