Бүген “Заман безне сайлады” (“Время выбрал нас”) исемендәге әлеге китапка керәсе райондашларыбыз хакында мәгълүматлар туплау бара. Билгеле, китап чыгару гаять чыгымлы эш. Мәдәният бүлеге ел башында әлеге күләмле хезмәт өчен 150 мең сум грант откан иде. Күптән түгел “РИТЭК” ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп, тагын 50 мең сум оттылар. Китап 2017-2018 еллар аралыгында чыгар дип көтелә.