Район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, бүген хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы, аны “конвертта” түләүче эш бирүчеләр турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Соры хезмәт базары” юнәлешенә хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук 2-15-21, 2-15-81 телефоннары буенча район халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.