Әлки районы, карантин белән бәйле бер айлык тәнәфестән соң, кабат Казанда ярминкәләр үткәрә башлады

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Сентябрь азагында күрше Нурлат районында дуңгыз чумасы очрагы ачыклангач, республиканың сигез районында, шул исәптән бездә дә әлеге чирнең таралу куркынычына бәйле карантин игълан ителгән иде. Бу чорда әлеге районнар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә катнаша алмады. Ниһаять, карантин бетерелде. Һәм менә 29 октябрь таңында районыбыздан авыл нигъмәтләре  төягән автомашиналар башкалага юл тотты. Безнекеләр ярминкәгә 1300 мең сумлык товар алып барды. Сату 30 сәүдә ноктасында оештырылды. “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятьләре күп төрле бөртек, фураж, көрпә, ит, сөт белән сату итте. Үзләре җитештергән товарлар белән сату итүче авыл кешеләре дә байтак иде. Әйтик, Әхмәттән Рамис Вәлиуллин  мөгезле эре терлек ите, Татар Төгәлбәеннән фермер Фәнил Гәрәев сарык ите саттылар. Искематаклылар алып килгән куян итен, Иске Чаллы кешеләре тәкъдим иткән каз, үрдәк, тавык түшкәләрен дә кала халкы яратып алды. Базарлы Матактан эшмәкәр Илнар Гарипов киез итекләр, бал белән сәүдә итте. Татар Мулла авылыннан гаилә фермасы җитәкчесе Рәфис Әсәдуллин сөт ризыклары, сарык итен күпләп алып барган иде. Бу товарларның һәммәсенә сорау зур булды. Әлкилеләр алып килә торган авыл сыйларын сагынганнар казанлылар. Район мәдәният йорты үзешчәннәре исә күңелле җырлары белән ярминкәгә килгән халыкның кәефен күтәрделәр.

Ярминкәне Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин карады һәм оештыручыларның хезмәтенә югары бәя бирде.

Киләсе юлы безнең район Казанның Дәрвишләр бистәсендә 12 ноябрьдә ярминкә үткәрәчәк.  Үз хуҗалыгындагы авыл хуҗалыгы товарларын ярминкәдә сатарга теләге булганнар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итсеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International