Әлки районы мәдәният йортында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелде

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Анда районыбыз авылларыннан әлегә гаилә кормаган егетләр һәм кызлар чакырылды. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәйрәм азагында иң активларга Фирдүс Тямаев концертына билетлар бүләк ителде.

“Үзебезнең дә исебез китте – кичәдә яшьләр бик актив булдылар. Катнашырга теләүчеләр тагын да күбрәк иде, әмма  транспорт булмау аркасында кайбер авыллардан килә алмадылар. Мондый кичәләрне алга таба да оештырачакбыз, авыл җирлекләре җитәкчеләре транспорт белән ярдәм итсеннәр иде”,–ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Уен-көлке, җыр-биюле мондый кичәләрдә яшьләр үзара танышып, парлар хасил булыр, һәм авылларыбызда яңа гаиләләр корылыр, дип өметләнә мәдәният хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International