Әнә шул хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция начальнигы Алексей САВИНОВ белән сөйләшәбез.
– Соңгы вакытта район территориясендә терлек урлау очраклары ешайды,–ди Алексей Владимирович. –Безнең бүлекчәнең кизү бүлегенә шундый 9 гариза керде, алар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Соңгы айларда кайбер күрше районнарда да терлекләр югалу фактлары булып тора.
Мал-туар – авыл кешесенең яшәү чыганагы, ә хуҗалыклар һәм фермерлар өчен – төп җитештерү чарасы. Шулай булгач, мал хуҗалары терлекләрен саклау өчен барын да эшләргә тиеш кебек. Әмма күбесе моңа әллә ни әһәмият бирми. Хәзер байтак авылларда йорт терлекләрен көтү оештырылмый. Күпләр сыер-сарыкларны көтүгә куганчы, урамга иреккә чыгарып җибәрүне кулай күрәләр. Әмма мондый “сакчыллык” еш кына зур югалтуларга китерә.