Әхмәт мәдәният йорты каршындагы халык театры инде күптәннән эшләп килә. Берничә ел элек район мәдәният йорты каршындагы үзешчән коллектив та “Халык театры” исеменә ия булды. 29 ноябрьдә бу ике коллектив республика Мәдәният министрлыгының сәнгать комиссиясе алдында сынау тотачак. Алар бүген икесе дә сәхнәгә куяр өчен яңа спектакльләр әзерлиләр. Сәнгать комиссиясенә һәм театр сөюче әлкилеләргә нинди пьесалар күрсәтәләр – монысын әлегә сер итеп тоталар.