Әлки районы мәдәният йорты үзешчәннәре тирә-күрше район һәм шәһәрләрдә концертлар куеп йөри

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Октябрь урталарында Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында зур концерт күрсәткәннәр. Ничек анда барырга уйлаганнар дисәң, шул авылның мамык шәл  сатып йөрүче абый-апалары, мәдәният йортында репетицияләрен күреп, бик тә Күгәрченгә килүләрен сораганнар икән. Клуб тулы халык җыелган, безнекеләрнең чыгышларын бик тә ошатып калганнар.

Ә үткән атнада үзешчәннәребез күрше Спас районының Чәчәкле авылында “Көзге моңнар” дигән программа белән чыгыш ясаган. Декабрь аенда исә, Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте чакыруы буенча, әлеге шәһәргә концерт белән барырга җыеналар.

Күршеләргә шулай концертлар белән йөрү, бер яктан, мәдәни элемтәләрне ныгытса, икенче яктан, мәдәният хезмәткәрләренә бюджеттан тыш средстволарын тулыландырырга мөмкинлек бирә. Концертлардан кергән акчага сәхнә костюмнары сатып алалар икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International