Әлки районында 4 ноябрь төнендә “Стрела наследия”не күрсәтәчәкләр

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Мәдәни белем таратуга корылган бу чара быел дүртенче тапкыр узачак. Аның кысаларында район кино учреждениесе кичке сеанс итеп тамашачыларга “Стрела наследия” дигән нәфис фильм күрсәтергә җыена. Фильм күптән түгел булган Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәтелде, жюри һәм кино яратучылар тарафыннан югары бәяләнде. “Колос” кинотеатрында тамашачыларны кичке сәгать җидедә көтәләр. Билет бәясе дә кыйммәт түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International