Сугышчы-интернационалистларның район оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов Казандагы шундый тернәкләндерү үзәгенә барырга теләүчеләрнең исемлеген төзи башлаган. Тернәкләндерү үзәгенә шулай ук Чернобыль АЭСында һәм “Маяк” берләшмәсендә булган һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм катнашучыларның тол хатыннары да юллана ала. Үзәктә заманча медицина җиһазлары файдаланыла, тәҗрибәле табиблар хезмәт күрсәтә. Тернәкләнү вакыты 21 көн. Теләге булганнарга Рөстәм Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның телефоны: 89376183755.