Әлки районында быелга каралган диспансерлаштыру планы үтәлеп килә

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

Диспансер тикшерүләре 2013 елдан бирле үткәрелә. Шушы чорда табиблар 10512 әлкиленең сәлаимәтлеген тикшерделәр. Диспансер каравы 1015 кешедә төрле авыруларны ачыклау мөмкинлеге биргән. Аларның 27 сендә башлангыч стадиядә онкология, 474 ендә - йөрәк-кан тамырлары, 80 кешедә диабет, 133 кешедә симер һ.б чирләр табылган.

Быел табиблар 3349 кешегә диспансер каравы үткәрергә тиеш булган. Елның 3 кварталында 2928 кешенең сәламәтлеге тикшерелеп, 1041 ендә төрле авырулар билгеләре табылган. Бу – диспансерлаштыру үтүчеләрнең 36 проценты. Әлеге кешеләр хәзер республика  клиникаларында тикшеренү үтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International