Әлки районында җәен дә файдаланып булырлык пластик хоккей тартмасы төзеләчәк

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

Әлеге спорт корылмасы районга республика программасы нигезендә бирелә. Хоккей тартмасы гадәти түгел,  60х30 метр зурлыктагы  уен кырына тулысынча резина түшәлә. Бу аны кышын да, җәен дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Әйтик, җәен биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол да уйнап булачак. Әлеге универсал мәйданчыклар хоккей һәм футбол капкалары, баскетбол кәрҗине, волейбол ятьмәсе элә торган баганалар белән тәэмин ителә. Моннан тыш, кышын җылытыла торган киенү-чишенү бүлмәсе, 100 тамашачыга исәпләнгән трибуна,  яктырткычлар да булачак. Пластик тартманы сафка бастыру  7,3 миллион сумга төшә.

Әлеге яңа корылманы файдалануга тапшыргач районда хоккей, тимераякта шуу кебек спорт төрләре  халык арасында киңрәк таралыр һәм көчле командалар тупланыр дигән ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International