Әлки районы “баһадиры” Газинур Фәттахов гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулады

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

“Алинә” универсаль спорт залы тренеры, СССР спорт мастеры Газинур Фәттахов быел май аенда Польшада узган бәйгедә гер спорты буенча Европа чемпионы исемен алган иде. Бу аңа гер спорты буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде. Һәм менә  26-30 октябрьдә Казахстанда үткәрелгән чемпионатта  Газинур Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады.  Авырлыгы 95 килограмм үлчәмле 50-54 яшьлек ир-егетләр арасында гер күтәрү буенча аңа тиңнәр табылмый. Ул 24 әр килолы ике герне иң күп чөюче буларак җиңү яулый һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп, алтын медаль белән бүләкләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International