Әлки районында халыкның яртысыннан артыгы җир, мөлкәт, транспорт салымнарын түләгән

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Район халкының яртысыннан артыгы  2015 ел өчен әлеге  салымнарны инде түләп куйган. Дөрес, ни сәбәптәндер кайберәүләргә салым түләү квитанцияләре килмәгән. Андыйлар турыдан-туры район салым участогына мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук әлеге квитанцияләрне Федераль салым хезмәте сайтына (www.nalog.ru) кереп тә алырга мөмкин. Бу мәсьәлә белән авыл җирлекләре советларына мөрәҗәгать итсәгез дә сезгә ярдәм итәчәкләр.

Район салым участогы ноябрь аенда шимбә көннәрендә дә эшли. ә 18 ноябрьдә алар “ачык ишекләр көне” үткәрәләр. Бу көнне сез үзегезне кызыксындырган теләсә нинди сорау белән салым участогы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз. “Ачык ишекләр” көнендә участок иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International