Бу көнне район мәктәпләрендә укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында лекцияләр укырга җыеналар. Ә Балалар иҗаты йортының актлар залында ятим һәм опекага, тәрбиягә алынган балалар аларның законлы вәкилләре юрист, нотариус, суд приставы, район прокуратурасы, мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге, эчке эшләр бүлекчәсе һәм башка оешмалар вәкилләре белән очрашып, аларга сораулар бирә һәм җавап ала, киңәшләрен тыңлый алачак. Очрашу 9.00 сәгатьтә башлана.