Борис Кузнецов Бөек Ватан сугышына үз теләге белән 16 яшендә китә, 17 яшьтә инде ул фашистларга каршы сугышта зур кыюлык һәм батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ветеран әле дә баш сөягендә һәм йөрәк янында снаряд кыйпылчыгы йөртә. Герой туган шәһәре Казанда яши. Ул республикабызда бик актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Борис Кузнецов Юхмачы мәктәбендә укучылар белән очрашты. Аның каршында Юхмачы мәктәбенең “Йолдыз” һәм Базарлы Матак мәктәбенең “Оркестр” хәрби-патриотик клублары малай-кызлары чыгыш ясады.