Әлки райнында пенсионерлар өчен компьютер курслары ачылды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

–Татарстан буенча быел бу дәресләргә 1000 кеше йөриячәк. Ә безнең районда алдагы елларда 300 ләп пенсионер шушы курсларны бетерп, копьютерда эшләргә өйрәнде,–диде Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов, яңа һөнәргә өйрәнергә тәвәккәлләгән өлкәннәргә фатыйха биреп. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова болай дип өстәде:

–Алай гына да түгел, менә 3 ел инде безнең район пенсионерлары республика конкурсында беренче урыннарны алалар. Сез дә куркып тормагыз, катлаулы нәрсә түгел ул компьютер. Өйрәнегез, аралашыгыз. Бу курслар күңелегезне күтәреп, тормышыгызны төрләндереп җибәрәсе вакыйга булсын.

Өлкәннәрне компьютер белән эш итәргә быел да мәгариф идарәсе белгече Лариса Ильенкова өйрәтәчәк. Аның өлкәннәрне укыту тәҗрибәсе бар, методиканы әйбәт белә. Лариса Анатольевна әйтүенчә, курсларга Базарлы Матак пенсионерлары гына түгел, авыллардан да йөриләр икән. “Дөрес эшлиләр, яшьләрдән калышырга ярамый безгә,”–дип хуплады андыйларны район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин.

Курс проограммасын үзләштергәч, өлкәннәр сынау тотачак – тестлаштыру үтәчәкләр. Шулай икән, бик нык тырышырга кирәк булачак аларга. Ә бу сыйфат-тырышлык бу укучыларда җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International