Ноябрь уртасында күктә Супер Ай күрәчәкбез

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Айның Биргә якын булган перигей орбитасындагы чагында ул, гомумән, янып торучы зур шар булып тоелачак. Перигейда чакта, ай Җиргә гадәти чактагыдан 50 мең километрга якынрак урнаша.

Ноябрь аендагы Ай соңгы 68 елның иң зур Ае булачак дип белдерә белгечләр.

Шуңа да, дуслар, вакыт табып, күккә караш ташлыйк әле. Табигатьнең гади матурлыгын үз күзләрең белән күрә алу — бәхет, дип яза baltasi.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International