Анда Әлки, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнарыннан 11-16 яшьләрдәге 173 үсмер көч сынашты. Киеренке алышларда безнең малайлар һәм кызлар бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин, Илназ Хәмидуллин, Рәсим Әхмәров, Наида Мурадова, Регина Нуретдинова, Иске Тахталыдан Алексей Сардулов, Вероника Хәйруллина, Алпардан Анар Масимов, Алия Әсәдуллина, Татар Борнаеннан Алмаз Мингалиев, Яңа Салманнан Алмаз Хәйруллин, Азат Задаев үз авырлыкларында җиңү яуладылар.