Бала карау ялында булган аналарга беренче бала өчен бер минималь хезмәт хакы күләмендә, икенче һәм аннан соңгы балаларга – ике минималь хезмәт хакы күләмендә пособие түләнергә тиеш дип саный депутатлар. Шулай ук эшләп декрет ялына чыгучы аналарга хезмәт хакының 40 процентын, әмма эшләмәүче аналарныкыннан ким булмаган сумманы түләргә кирәклегенә дә басым ясыйлар.
Бүгенге көндә эшләмәгән аналар беренче балага 2,9 мең һәм икенче балага 5,8 мең сум пособие ала. Бу депутатлар тәкъдим иткән суммадан өч тапкырга ким.
Шунысы игътибарга лаек, демографик хәлләр бик уңышлы булмаган регионнар балалар өчен пособиены өч елга кадәр үз территорияләрендәге яшәү минимумы суммасы күләменнән чыгып түли.