2005 елдан бирле, БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән, һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл аварияләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты – юллардагы үлем-җитем проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Дөньяда көн саен юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Юлларда ел да 1,3 миллионга якын кеше һәлак була. Һәм тагын 50 миллион кеше имгәнә, инвалидка әйләнә.
Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьтәге яшь кешеләр үлеменә китерүче беренче зур сәбәп булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елга юл аварияләре аркасында имгәнүләр йөрәк-кан тамырлары һәм онкология чирләреннән соң үлемгә китерүче өченче сәбәпкә әверелергә мөмкин.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, быел районыбыз юлларында аварияләрдә 2 кешенең гомере өзелгән. Аларның берсе – балигъ булмаган кыз бала.
Бүген башланган акция юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны тагын бер кат искә алырга, юл аварияләре проблемасына игътибар юнәлтергә чакыра.
Шуны онытмаска кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү аварияләрне булдырмаска һәм кеше гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.