Әлки районында мәгариф хезмәткәрләре барысы да грипптан вакциналанган

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Бушлай вакциналау өчен районга 6170 доза препарат кайтарылган. План – 7420 кешегә прививка ясау. Аларның 1840 ы – балалар. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, балаларның да һәммәсенә прививка ясаганнар. “Грипп эпидемиясе гыйнвар ахыры-февраль башында гына көтелә әле. Димәк,прививка ясатып өлгерергә була, чөнки бу авыруга каршы иммунитет барлыкка килсен өчен 2 атна вакыт җитә”,–ди табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International