Әлки районы: торак йортта янгын ут төртү аркасында чыккан дип фаразлыйлар

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Янгында бер кешенең гомере өзелгән, ә матди зыян 613 мең сумнан артык. Янгыннарның соңгысы кичә, 13 ноябрьдә, Базарлы Матак авылында була. Шаһимәрдәнов урамында шәхси йорт эчендә чыккан ут өй җиһазларына зур зыян сала. Бәхеткә, өйнең үзен саклап кала алганнар. Өйгә яман кешеләр ут салган дигән шик тә бар, әлегә тикшерү алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International