Әлки районында үзара салым буенча 16-19 ноябрьдә алдан тавыш бирергә мөмкин булачак

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Сайлаулар һәм референдумнар турында гамәлдәге закончалык гражданнарга алдан тавыш бирү мөмкинлеген гарантияли. Шуңа күрә сайлау участокларында 16 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә, 19 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. 20 ноябрьдә сайлау участоклары 6.00 сәгатьтә ачылачак.

Һәм алдан тавыш бирелгән бюллетеньнәр урналарга салыначак. Референдум исә иртәнге 7 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International