Әлки районы газетасы укучылар арасында “Бер гаилә тарихы” бәйгесе игълан итә

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Гаилә кеше өчен – изге төшенчә. Гаилә ул – безнең иң кадерле, иң якын кешеләребез дигән сүз. Нәкъ менә гаиләдә безне бөтен кимчелекләребез, җитешсезлекләребез белән яраталар, көтәләр. Биредә без җаныбызга да, тәнебезгә дә ял алабыз, җылы, яклау, аңлау табабыз. Кешенең шәхес буларак формалашуы да бит гаиләдән башлана. Әйбәт гаилә – җәмгыятебезнең күрке, байлыгы, таянычы.

Ә һәр гаилә – үзе бер дәүләт. Аның үз чишмә башы, тарихы бар. Алга таба иң якын кешеләргә әйләнәсе икәүнең танышуы да еш кына уйламаган-көтмәгәндә, кызыклы, могҗизалы була. Әйдәгез, үзегезнең я булмаса әти-әниегезнең, туганнарыгыз я танышларыгызның, хезмәттәшләрегезнең  танышу-кавышу тарихы турында безгә язып җибәрегез әле. Гаилә тормышындагы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар хакында әйтсәгез тагын да әйбәт. Иң матур һәм кызыклы язма авторлары арасыннан җиңүчеләр билгеләнәчәк. Һәр бәйгедәгечә, бу юлы да җиңүчеләргә әйбәт, кирәкле, файдалы бүләкләр әзерлибез. Алар хакында бераз соңрак хәбәр итәрбез.

Тагын шунысы: язмалар белән бергә үзегез тасвирлаган гаиләләрнең төрле чордагы фотоларын да юлласагыз иде. Аларны  кире кайтарачакбыз. Хатлар һәм фотоларны редакциягә китерергә яисәalkred1604@mail.ru адресы буенча электрон почтабызга җибәрергә була.

Бәйгегә Яңа ел бәйрәме алдыннан йомгак ясалачак.Сездән язмалар һәм фотолар көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International