Әлки районының Алпар авылында яңа мәчет төзергә җыеналар

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Шактый озак тикшергәннән һәм фикер алышканнан соң  авылның бер төркем эшмәкәрләре яңа мәчет салырга дигән уйга килделәр. Аерым затларга инде кайбер эшләр дә йөкләнде.

Билгеле булганча, әлеге эшне башкарып чыгар өчен шактый зур суммада акча кирәк. Чыгымнарның бер өлешен бу мәсьәләне күтәрүчеләр үз өсләренә алырга әзер. Әмма яңа мәчет төзү бүгенге көндә һич тә җиңел эш түгел. Ул дәүләт таләпләре буенча эшләнәчәк, шуңа күрә күмәк булышлык та кирәк.

Мөрәҗәгать һәм үтенеч шундый: Алпар авылы халкы һәм аның читтә яшәүче уллары-кызлары бу саваплы эшкә көченнән килгәнчә ярдәм итсен иде. Изге эшкә булышу һәркемнең үзенә әҗер-савап булып кайтыр иде. Авыл кешеләре үз акчаларын мәчетнең хисапчысы Камалов Әнвәр Хафиз улына һәм турыдан-туры мәчеткә тапшыра алалар. Ә Алпарның читтә яшәүче уллары һәм кызлары өчен мәчетнең исәп-хисап счеты бар. Менә аның реквизитлары: 

Кор.счет – 30101810000000000805

БИК – 049205805

ИНН – 1606002840

КПП – 160601001

Банк получателя – ПАО “АК БАРС” БАНК г. КАЗАНЬ

Р/с 40703810002330000127

Мусульманская религиозная организация – Приход с.Старое Алпарово Алькеевского мухтасибата Духовного Управления мусульман РТ

Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле авылдашлар! Авылыбыз өстендә саваплы азан тавышлары тынмасын иде.

Рафаэль Гатауллин,

Алпар авылы мәчете имам-хатыйбы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International